2021 елда туган беренче ир балага Әмир дип исем кушалар. Бу матур һәм шатлыклы вакыйга Алабакүл авылында яшәүче Зөлфия һәм Самат Имамовлар гаиләсендә булды. Әмир быел Урыссу бистәсенең бала тудыру йортында туган беренче бала.
Яшь әти-әниләрне дәрәҗәле кунаклар – Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, дәвалау буенча баш табиб урынбасары Илнур Вилданов, ЗАГС бүлеге мөдире Гүзәлия Фәхретдинова сәламләде һәм котлады.
Изге теләкләр белән беррәттән, Аяз Әдип улы сабыйның әти-әнисенә Республика Президенты Р.Миңнехановның һәм шәхсән үз исеменнән котлау хатын тапшырды.