Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче никах теркәү тантанасы узды. Бу бәхетле пар Сәлимгәрәев Дамир Рафаэль улы һәм Регина Рөстәм кызы гаиләсе булды.
Узып баручы елның соңгы пары да күркәм традиция буенча яңа елның беренче парына җылы теләкләрен калдыра. Яшь гаиләгә иминлек, гаилә бәхете һәм, әлбәттә, ихлас мәхәббәт теләп, ГХАТ бүлеге белгече Сәлимгәрәевлар гаиләсенә бу открытканы тапшырды.