60 ел бергә яшәгән кешеләрне котлау һәм мәхәббәтнең барлык сынауларны да узганын күрү бик дулкынландыра.
2021 нче елның 19 нчы гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы Ямбулат авыл җирлегендә Мельниковлар гаиләсе Иван улы Александр һәм Семен кызы Мария бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.
60 ел бергә тату гомер итү-ул зур бәхет, юбилярларның гаилә тормышын чагылдырган үзенчәлекле бәйрәм. Аларның гаиләсе хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Алар үзләренең бәхетләре итеп балаларын, оныкларын,оныкчыкларын саныйлар. Балалары хезмәттә һәм укуда ирешкән уңышлары, шулай ук нык, тату гаиләләре белән әти- әниләрен куандыралар. Юбилярларның тормыш юллары озын, авыр, әмма бик бәхетле тормыш, алар бик бәхетлеләр, хөрмәткә лаек кешеләр.
Бергә гомер итүләренең 60 еллыгы хөрмәтенә Мельниковларның исемнәре « Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар адресына Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Николай Бугорков, авыл мәдәният йорты мөдире Наталья Гущина, китапханә мөдире Любовь Лидонова бүләкләр тапшырып бик күп җылы сүзләр әйттеләр.