Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ГХАТ органнары белгечләрен бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Сәгыйтова Гүзәлия Ислам кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең гомуми бүлеге начальнигы Сосипатрова Марина Борис кызы «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Без хезмәттәшләребезне эштә яңа казанышлар белән котлыйбыз һәм бу ел безгә тагын да күп бүләкләр алып килер дип ышанабыз!