Алабугалылар гаиләсендә өч игезәк бала туу

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 19 гыйнварында Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өч игезәк бала тууы теркәлде. Игезәкләр туу-шактый сирәк очрак. Ә өч игезәк бала туу-бик сирәк очрак.

Нужиннар гаиләсе икенче баланы табарга карар итеп, өчләтә сюрприз алды. Олы кызлары Нужиннарның берьюлы өч сеңлесе барлыкка килде. Бәхетле әти-әниләр Павел һәм Александра бер сәгать эчендә күп балалы гаилә булдылар. Нәниләрне Милана, Мила, Милена дип атадылар. Гаиләгә иминлек, бәхет, сәламәтлек, энергия һәм сабырлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International