Тукай районы Таулы Дөреш авылында Шәриповлар Фәлих Хәләф улы һәм Фәния Барый кызы бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу-районда бик танылган һәм хөрмәтле гаилә.
Алтмыш ел-ярты гасырдан артык, тулы бер чор. Шушы чор эчендә Шәриповлар менә дигән тормыш корып, яхшы ата-ана, әби-бабай, дәү әби- дәү -бабай булдылар ... Бу исемлек әле күп еллар дәвам итсен! Бу гаилә олы мәхәббәт үрнәге!
Юбилярларга нык сәламәтлек һәм озын гомер, йөрәкләрдә өмет һәм якты мәхәббәт хисләрен саклавын, бер-берсен турында кайгыртып һәм барыбыз өчен дә үрнәк булып калуларын телибез!