2021 елның 17 гыйнварында Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Шагаева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов озак еллар Балтач урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Хатыны Әминә апа белән 59 ел бергә гомер иткәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныгы, бер оныкчыгы бар.