Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган чараларга тантаналы старт бирелде.
15 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда 2021 елның беренче гаилә берлеге теркәлде. Түбән Камада туып-үскән 22 яшьлек Газизов Рәмзил һәм Раимова Айсылу максатчан һәм тырыш яшь парның лаеклы үрнәге булып торалар. Кияү «Стройсервис» ҖЧҖдә, ә кәләш «Таиф – НК»АҖдә лаборант булып эшли.
Бу шатлыклы вакыйга җылы сүзләр белән үрелеп барды, яшьләргә бәхет һәм гаилә иминлеге теләнде. ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина яшь парны истәлекле көн белән котлады һәм ГХАТ Идарәсенең юбилей сертификатын тапшырды.
Кадерле яшьләр! Сезнең йортыгыз шатлык һәм илһам нурлары белән җылынсын, гаиләдә ызгыш-талашларга һәм үпкәләргә урын калмасын, якыннарыгыз һәрвакыт сезнең өчен горурлык һәм якты өмет булсын.