Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2021 нче елның 15 нче гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә ирле-хатынлы Кашаф Шиһап улы һәм Нурфия Сафиулла кызы Богавеевлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

 Юбилярлар ярты гасырдан артык бергә тату гомер кичерәләр. Аларның тормыш юлы җиңел генә узмый, алар тормыш җибәргән барлык сынауларны һәм кыенлыкларны узып, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен саклап кала алганнар, нык һәм тату гаилә корганнар, лаеклы балалар үстергәннәр. Гаилә нык булсын өчен бер-береңне хөрмәт итү кирәк, алар бер-берсен тыңлый һәм аңлый беләләр. Юбилярлар бер-берсе белән ничек танышуларын, ничек туйлар уздыруларын, балалар үстерүләрен искә алдылар. Мондый гаиләләр яшь буын өчен үрнәк булып тора.

 Гаилә тормышы юбилейлары хөрмәтенә аларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева, авылы мәдәният йорты мөдире Ольга Родионова, китапханә мөдире Мәдинә Хисамова истәлекле бүләкләр тапшырылдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International