Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2021 елның беренче эш атнасында 27 пар үзләренең гаилә берлеген теркәделәр. Шулай ук 2021 ел башыннан бирле Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә 82 сабый тууы теркәлде. Аларның 40ы малай һәм 42се кыз. Радмир, Арслан кебек балалар исемнәре популярлыгын югалтмый. Бу айның сирәк исемнәре Лавия, Мантимер, Юстина, Омар, Эмили, Захар булды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле гаиләләрне котлап, аларга сәламәтлек һәм бәхет теләделәр. Йортларыгызда кояшлы, якты көннәр күп булсын!