Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 15-нче гыйнвар көнне яңа 2021 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2021 нче елга беренче булып теркәлгэн Наил һәм Надежда Гамировлар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын кунелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу – зур җаваплылык йөкләвен, Наил белән Надеждага киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте.