Ул 6 гыйнварда 22.15 сәгатьтә Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 51 см, авырлыгы 3 килограмм 334 грамм. Лияның әти-әнисе Тәтештә яшәүче Алексей һәм Наталья Кудряшовлар һәм бу сабый алар гаиләсендә икенче бала.
Традиция буенча бәхетле әти-әниләрне бала тудыру йортыннан чыгару көнендә котлау өчен район башлыгы Рамис Хатыпович Сафиуллов, район больницасының баш табибы Р.Р. Салаватуллин, акушер-гинеколог Т.А. Гайнуллина, ЗАГС бүлеге наальнигы Л.М. Дианова, мабугат вәкилләре һәм туганнары җыелган иде.
Сабый исән-сау һәм бәхетле булып үссен!