ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2021 ел
дүшәмбе

Күп еллар дәвамында Җиңү Көне илебезнең барлык гражданнары өчен иң изге бәйрәм булып тора. Советлар Союзы халкына бу җиңү бик кыйммәткә төште, бу куркыныч сугышта 20 миллионнан артык кеше һәлак булды, һәр гаиләдә искә алырдай кешеләр бар... 9 май көнне район үзәгендә Җиңү Көнендә якташларының һәм бөтен совет халкының батырлыгын искә алу, аксубайлыларның зур шатлыгы, янә парад уза, мәңгелек утка веноклар салына. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үзләренең туганнарын, якыннарын, якташларын искә алу һәм тыныч күк йөзе өчен аларга чиксез рәхмәт белдерүләрен үзләренең бурычлары дип саныйлар.


9
май, 2021 ел
якшәмбе

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүдә актив катнаштылар.

2021 елның 9 маенда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.

Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында, Соколка тавының күзәтү мәйданчыгы территориясендә агач утыртуда катнаштылар. Биредә, махсус әзерләнгән участокларда, җирле үзидарә органнары вәкилләре, җәмәгать берләшмәләре, волонтерлар тарафыннан 100 чия үсентесе утыртылды.


8
май, 2021 ел
шимбә

Бөек Җиңү көне алдыннан, Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко тыл хезмәтчәне Мельник Анна Андреевнаны котлады. Ул аңа ныклы сәламәтлек, иминлек теләде, ветеранга бүләк, чәчәкләр бәйләме һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән открытка тапшырды.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы Чистай шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен, блокадникларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлау һәм аларга бүләкләр тапшыру өчен килгән иде.


7
май, 2021 ел
җомга

Күпләр 777 кешегә уңыш һәм иминлек китерә дип ышана. Җиде санының үзендә бик зур уңай заряд алып баруы күптән билгеләп үтелде, ә өч җиде санының әһәмияте күпкә көчлерәк. 2021 елның 7 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2021 елның 777 пары - Руслан һәм Ләйлә Баевлар теркәлде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы никахлашу Сараеның тәрәзәләрен декоратив наклейкалар һәм кәгазьдән киселгән торналар белән бизәде.

Бөек Җиңү көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы «Ак кошлар Җинү - Белые птицы Победы» дип исемләнгән Җиңү Монументына чәчәкләр салуны оештырды.

ГХАТ идарәсе белгечләре «Үлемсез полк онлайн» патриотик акциясенә кушылдылар, 2021.polkrf.ru сайтына фронтовик туганнарының фотосурәтләрен урнаштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International