Лениногорск муниципаль районында Гаилә көне

2021 елның 15 мае, шимбә

2021 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәренең «Юбилейный» паркында Гаилә көненә багышланган «Әниләр һәм бәбиләр» дип исемләнгән концерт узды. Шәһәр һәм район халкы адресына котлаулар һәм җырлар бик күп булды.

Шулай ук бәйрәмдә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр. Бу-Петр Михайлович һәм Татьяна Васильевна Ларионовлар гаиләсе, алар 40 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. «Рубин» юбилярларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Васильевич Друк һәм Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яковлевна Миннигалямова килде. Юбилярларга «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Галиәгъзәм улы Хөсәенов исеменнән котлау открыткасы һәм юбилей таныклыгы тапшырылды.

Барысына да исәнлек, бхет, озын гомер һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International