Гаилә – ул мәхәббәт, хөрмәт чыганагы гына түгел, ә һәркемнең таянычы һәм өмете дә. Бу бик зур хезмәт, туганнарның язмышы һәм иминлеге өчен җаваплылык. Нәкъ менә гаилә рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли мәдәниятне һәм буыннар бәйләнешен саклаучы булып тора. Халыкара гаилә көнендә бу безгә гаиләнең тормышыбызда мөһимлеге турында тагын бер кат уйланырга һәм якын кешеләргә игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 6 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Агымдагы ел башыннан аларның саны 290га җитте.
Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре барысын да Халыкара гаилә көне белән котлыйлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Гаиләләребез тату һәм бердәм булсын. Балалар көлүе бөтен җирдә таралсын, ә туганнары ышанычлы терәк булсын.