Бәхетле гаилә-зур, тату, мәхәббәт һәм җылылык белән тулы-һәрвакыт иң зур хәзинә булды. 2021 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә «Игезәкләр парады - икеләтә бәхет» дигән шәһәр бәйрәме узды. Шәһәрнең ГХАТ идарәсе белгечләре Красновларның күп балалы гаиләсендә тууын һәм яңа туган сабыйларның исемен теркәү тантанасын тәкъдим иттеләр. Бу гаиләдә ике улы Савелий һәм Тимофей үсә инде.
Кадерле нәниләр, бәхетле һәм шатлыклы тормыш юлыгыз булсын!