Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм!
9 Май - һәркем өчен изге һәм кадерле бәйрәм, аны без аерым хисләр белән каршы алабыз.
2021 елның 6 маенда, иң бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Паспортларны «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Леонидовна Шуралева тапшырды һәм әлеге истәлекле вакыйга белән котлады.
Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлегендә Рәис Гариф улы һәм Илсөя Исмәгыйл кызы Гариповлар гаиләсен 60 еллык юбилее белән котладылар. Алар тормыш дигән озын юлны иңгә-иң куеп, бергә узалар һәм язмыш сынауларын узганда бер-берсенә ярдәм итеп киләләр. 60 ел элек бу гаиләне бәйләгән җылы хисләрне саклап кала алган алар. Гариповлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар әти-әниләрен оныклары белән куандыралар.
Вакыт елгасы ага. Ватаныбыз тарихында иң авыр һәм каты булган сугыш ишекләре мәңгелеккә ябылуга 76 ел була. Күп су алып китте елгасы вакыт шул вакыттан бирле. Әмма хәтер исән.
2021 нче елның 5 нче маенда Алабуга ГХАТ бүлеге тарафыннан 100 нче номерлы туу турында акт теркәлде. Матур номер Даниил исемле кечкенә алабугалыга эләкте.
ГХАТ идарәсе коллективына шәһәребезнең шундый музеенда булу бәхете елмайды. Сугышта җиңүнең, 75 еллыгын бәйрәм итү елында ачык акционерлык җәмгыяте «Түбән Кама нефть химиясе» Бөек Ватан сугышы тарихы музеен ачты.
2021 нче елның апрель аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 14 туу очрагы теркәлгән: елның 4 нче ае районыбызга 7 малай һәм 7 кыз бүләк итте. Дүртешәр сабый – гаиләдә көтеп алынган беренче һәм икенче балалар булса, бишесе – өченче, 1 бала – дүртенче һәм күбрәк булып аваз салган.
Апрель аенда Бөгелмә районында 75 бала дөньяга килгән. Малайлар, кызларга караганда, 7гә күбрәк туган.
Беренче тапкыр 25 гаилә әти-әни булган. Икенче балалар 32 гаиләдә барлыкка килгән, 13 гаилә күп балалы булган, дүртенче балалар 5 гаиләдә туган.
2021 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 728 бала туган, шуларның 7сы игезәкләр. 373 малайлар һәм 355 кызлар. Баланың минималь авырлыгы – 870 гр, максималь авырлыгы- 5730 гр. Иң яшь әнинең яше - 18, иң өлкәненә-45, иң яшь әтигә-18, ә иң олысына-56 яшь. Дмитрий, София, Марк Мия кебек балалар исемнәре үзләренең популярлыкларын югалтмый. Радмил, Азиза, Амила, Линда, Амелина, Сафина, Нурлан, Илида, Яромир сирәк исемнәр булды.
Барлыгы 13 малай һәм 7 кыз теркәлде. Шуларның 4 гаиләдә беренче бала, 8 – икенче, 4 - өченче, 2-дүртенче, 2-бишенче бала булып туган.