Балтач районыннан Миңнебаевлар гаиләсе «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестивалендә җиңүче булды

2021 елның 15 мае, шимбә

15 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә бәйрәменең финал этабында катнаштылар. Чара Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Фестивальнең республика этабында 6 гаилә командасы катнашты. «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәмендә беренче урынны Балтач районыннан Миңнебаев гаиләсе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International