Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы юбилярлар Вәлеевлар өчен «Гаилә Байрагы-мәхәббәт! » дигән котлау акциясе әзерләделәр.

2021 елның 15 мае, шимбә

Халыкара гаилә көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы гаилә тормышы юбилярлары өчен « Гаилә Байрагы-мәхәббәт!» - дип аталган котлау акциясе әзерләде. Көтмәгәндә кунакка килеп, парларга символик бүләкләр тапшырдылар.

Шундый гаиләләрнең беренчесе – Вәлеев Альберт Габделхәй улы һәм Гөлгенә Әзһәм кызы. Бу хакыйкать буенча уникаль пар. Гөлгенә Әзһәм кызы 30 ел гомерен Түбән Кама Никахлашу Сараена багышлады. Аның исәбендә 20 меңнән артык никах һәм юбилейларны теркәү тантанасы. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гаилә корган күп кенә парлар аның тавышын әлегә кадәр хәтерли. Альберт Габделхәй улы 43 елдан артык Ачык Акционерлык Җәмгыяте «Түбән Кама шин» заводында  участок башлыгы булып эшләгән. Химик көнендә дә Альберт Габделхәй улына «Россия Федерациясенең Атказанган химигы» дигән мактаулы исем биреләчәк.

2021 елның 13 маенда Вәлеевлар гаилә тормышының 43 еллыгын билгеләп үтте. Кызы һәм 3 оныгы-гаиләнең иң төп хәзинәсе. Пар янында кунакта булып, белгечләр үз йортларында хөкем сөргән мәхәббәт һәм бәхет атмосферасына чумдылар. Альберт Габделхәй улына һәм Гөлгенә Әзһәм кызына гаилә тормышының озак елларга җылысын саклап калуларын теләделәр.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International