Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе исеменнән «Гаилә Байрагы-мәхәббәт!» акциясендә катнашучы икенче пар - Медведевлар гаиләсе.
Александра Максим кызы һәм Сергей Михаил улы 1959 елда Магнитогорск шәһәре урамында бер-берсе яныннан узып барганда танышалар. Яшьләр беренче минуттан ук бер-берләренә карата җылы һәм чын хис тоялар. Аларның танышулары дуслыкка, ә аннары мәхәббәткә тиз арада әверелә. Сергейның гаиләсе аларның нтикахына каршы булса да, яшьләр 1959 елның 29 сентябрендә Магнитогорск шәһәре ГХАТ Идарәсендә үзләрең никахларын теркиләр. Быел аларның гаиләсенә 62 яшь тула. Бу искиткеч сан. Бу бәхетле елларда Медведевларның уллары Александр һәм кызлары Ольга дөньяга килгән, алар әти-әниләре өчен шатлык, горурлык һәм терәк булып торалар. Хәзер Сергей Михаил улы һәм Александра Максим кызы 4 онык һәм 5 оныкчыкның уңышларына сөенәләр.
Медведевлар гаиләсе шәһәрнең лаеклы гражданнары булып торалар. Александра Максим кызы 30 елдан артык «Камэнергостройпром»да лаборант булып эшләгән. Күп кенә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар, шулай ук хезмәт ветераны да. Сергей Михайлович тыл хезмәтчәне исеменә ия. Ул үзенең яшь елларында Бөек Ватан сугышы елларында, авыр тыл шартларында хезмәт итеп, фронтка актив ярдәм иткән.
Озын гомер һәм нык сәламәтлек теләп, ГХАТ идарәсе белгечләре Медведевларга символик бүләкләр тапшырдылар.