Хөрмәтле Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы халкы!
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Сезне иң якты, игелекле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көне белән чын күңелдән тәбрик итә.
Кыска гына «гаилә» сүзендә - кеше мөнәсәбәтләренең ныклыгы, гореф-гадәтләр, кайгыртучанлык һәм рухи җылылык хисе, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм тугрылык чыганагы, киләчәккә ышаныч, кешенең дөньяга карашы формалаштыру.
Безнең актив һәм перспективалы шәһәребезнең 55 еллык гомерендә инде 99 меңнән артык гаилә барлыкка килде. Төгәлрәге, 99 мең 874 гаилә. Озак еллар үзара аңлашу, зирәклек һәм ярдәм нигезендә үзара мөнәсәбәтләрен корган парларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Ә яшь гаиләләргә ихлас мөнәсәбәтләрне саклаучылар, гаилә традицияләрен саклаучылар һәм арттыручылардан үрнәк алырга телибез. Киләчәктә дә Сезнең исемнәрегез Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертеләчәк.
Бу көнне барыгызга да бәхет һәм иминлек телибез! Гаиләләрдә һәрвакыт тугрылык һәм мәхәббәт, үзара хөрмәт һәм аңлау, шатлык һәм тынычлык яшәсен!