15 майда, Халыкара гаилә көнендә, "Ныклы гаилә" проекты кысаларында, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Дамир һәм Хәдичә Тәһәвиевларны Бриллиант туйлары белән, Марс һәм Мәрьям Шәймөхәммәтовларны Зөбәрҗәт туйлары, Лерик һәм Филия Фарукшиннарны Алтын туйлары белән котлады.
Юбилярларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге Башкарма комиеты җитәкчесе Николай Сахуриев, туганнары һәм якыннары да изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә муниципаль район башлыгы Ф.М. Хөснуллинның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.