ГХАТ Идарәсендә "Георгий тасмасы" акциясе дәвам итә. Атна буе хокукый тәэмин итү бүлеге белгечләре аны килүчеләргә тапшырдылар, ә бүген аңа безнең яшь парлар да кушылды.
2021 елның 30 апрелендә т Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Архиповлар гаиләсенең юбилей тантанасы булып узды.
2021 нче елның 30 нчы апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Вдовиннар гаиләсенең 50-еллык юбилей тантанасы булып узды.
Быел Балтач районы Сәрдегән авылында яшәүче Хөсәеновлар гаиләсендә юбилей елы. Хәсән Хөсәен улы белән Нурзидә Хөрмәтулла кызының гаилә корып яши башлауларына 65 ел тулды. Алар матур гомер кичереп, игелекле балалар тәрбияләделәр.
29 апрель көнне никахлашу Сараеның төп залында "назлы романс авазлары астында" дигән концерт булды . Программада рус, татар һәм чит ил композиторларының әсәрләре яңгырады.
2021 елның 28 апрелендә Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан 700-нче сабыйның тууы теркәлде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык гаиләләрдә дә малайлар туган.
Хәсәновлар – Сирен һәм Рамилә гаиләсендә Вилдан исемле өченче бала туды, фарсы теленнән “бала” дигәнне аңлата. Бородиннар гаиләсе – Сергей һәм Екатерина да бәхетле ата-ана булды, аларның уллары Мирон туды. Бу исем борынгы грек теленнән килеп чыккан һәм “хуш исле” дигәнне аңлата. Римма һәм Михаил Щербаковлар гаиләсендә Богдан дип аталган тагын бер малай туды. Ул славян теленнән, “Аллах биргән” дигән исем. Ә Салиховлар – Айрат һәм Маргарита гаиләсендә инде дүртенче бала дөньяга килә, аны Адель дип атадылар, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “Гадел” дигәнне аңлата.
ГХАТ идарәсе белгечләре "Георгий тасмасы" акциясенә кушылдылар
2021 елның 26 апрелендә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов шәһәр җитәкчелеге исеменнән, өч игезәк балалар туу сәбәпле, Нужиннар гаиләсенә 100 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырды. Җитәкче зур гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм балалар тәрбияләүдә уңышлар теләде.
Бу бәйрәм үз әсәрләрендә туган теленә дан җырлаган, татар халык шагыйре, публицист, мәгърифәтче Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә. “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы”.