Гаилә-ул дөньяда яшәуче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Гаиләдә генә бәхетле сабыйлар туа һәм гомер буе әти-әни назын тоеп яши. Гаилә көне алдыннан 14 нче май конне Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2 пар рәсми рәвештә язылыштылар: Зиһаншин Әхмәт Рафил улы һәм Заһидуллина Айсылу Фаяз кызы, Рәҗәпов Айнур Магъсүм улы һәм Нигаматуллина Динара Раеф кызы. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.