Чистай районында ике йөзенче бала теркәлде

2021 елның 14 мае, җомга

2021 нче елның 14 нче маенда Чистай ГХАТ бүлегендә 200 нче баланың тууы теркәлде. Рөстәм һәм Резедә Юнысовлар гаиләсендә беренче бала туды!

Гаилә адресына иң изге һәм җылы теләкләр яңгырады. Улларын Кәрим дип атыйлар, бу тәрҗемәдә «рәхимле», «хөрмәтле» дигәнне аңлата.

Сабый үз гаиләсе өчен нурлы яктылык, шатлык һәм горурлык булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International