Гаилә көне - аерылышуларсыз көн

2021 елның 14 мае, җомга

15 майда дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә, ул БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда игълан ителгән иде. Халыкара гаилә көне киң җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү максатыннан оештырылды.

Моның белән бәйле рәвештә, Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсе 15 май көнне Аерылышуларсыз көн дип игълан итә. Бу көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре аерылышу турында гариза бирергә карар иткән парларга килешү тәкъдим итәчәкләр, шулай ук никах өзелү дәүләт теркәвен уздырмыячаклар.

5 ел дәвамында ГХАТ Идарәсендә аерылышулар саны кими һәм ел саен 1000нән артык гаилә барлыкка килә. Бу лаеклы күрсәткечләр, республиканың сизелерлек ярдәме, һәм, әлбәттә, безнең районның социаль-икътисади үсеше-гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә статусын ныгытуга өмет бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International