14 май көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә үрнәк гаиләләр Вәлиәхмәтовлар, Забурдаевлар, Прокопьевлар катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Кичә бик күңелле узды.