2021 нче елның 14 нче маенда Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре 19 нчы гасырдагы борынгы, матур йорт тирәсен яшелләндерүгә чыктылар.
Яз көне чистайлыларга һәм шәһәр кунакларына ЗАГС бүлегенең чисталыгын, газоннарын һәм чәчәк түтәлләрен күрү аеруча мөһим.
Никахлашу сараена керү алдыннан яран утырту – Чистай ГХАТ бүлегенең күркәм традициясе.
Бу үсемлек Безнең тарафыннан очраклы гына сайланмаган, чөнки һаваны эфир майлары белән зарарсызландыру буенча шифалы үзлекләрдән тыш, бу чәчәкнең әле магик энергетикасы да бар. Ул гаилә иминлегенә уңай йогынты ясый, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерә ала.
Әлбәттә, әлеге матур үсемлекләрнең чәчәк ата торган кызыл бутоннары шәһәр халкын җәй буе сөендерә!
ЗАГС территориясендә шулай ук Ландыш, сирень, миләш утыртылды. Горур каштан күтәрелде, Абага тезелеп басты. Табигать чәчәк ата һәм безне үзенең матурлыгы белән сөендерә!