Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Павловлар гаиләсен Халыкара гаилә көне белән котлады.

2021 елның 15 мае, шимбә

Гаилә Байрагы-мәхәббәт! Халыкара гаилә көне.

Бүген котлау акциясен төгәлләүче пар- Павловлар гаиләсе.

Федор Степан улы  һәм Валентина Федор кызы ГХАТ идарәсе белгечләре истәлегенә бик саллы һәм уңай эз калдырдылар. Быел ирле-хатынлы икеләтә юбилейларын билгеләп үтәләр. Федор Степан улы  белән Валентина Федор кызыгна  быел 90 яшь тула. Алар һаман да актив, шат күңелле булып кала һәм үзләрен эш белән тәэмин итәргә тырышалар. Шулай итеп, 2021 елның 29 августында аларның бер-берсенә чиксез мәхәббәтләренә 65 ел тула.

Федор Степан улы  90 ел гомерендә бик күп профессиональ казанышлары бар. 30 елдан артык ул «Камгэсэнергострой " да токарь булып эшли. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «почет билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен»медалләре белән бүләкләнгән.

Павловлар искиткеч кыз тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер ике онык һәм өч оныкчыкның уңышларына сөенеп яшиләр.

Бүгенге очрашу ахырында чет Павловлар Никахлашу сарае белгечләренә үзләренең гаилә фотоларын бик теләп күрсәтте.

Гаилә учакларының ныклыгы, үрнәге һәм горурлыгы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International