Ел башыннан Әлмәт муниципаль районында 793 бала туган. Алар 415 малай һәм 378 кыз. Баланың минималь авырлыгы 870 грамм тәшкил итте, максималь - 5730 гр.
Бүген Халыкара гаилә көнендә дүрт бала туу теркәлде.
Халыкара гаилә көнендә бәхетле әти-әниләр Малязин Анатолий Сергей улы һәм Ксения Владимир кызы, Газизуллин Рафаэль Насих улы һәм Рузилә Ринат кызы, Неъматулло Насрулло улы һәм Кумринисо Хайбуло кызы, Малютин Андрей Валерий улы һәм Рита Александр кызы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре кулыннан сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау адресын алдылар.
Сезне чын күңелдән балагызнын туган көне белән котлыйбыз! Гаиләгезгә озын гомер, сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм шатлык телибез. Якыннарыгызның мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы тирә-юнендә үссен, бала юлындагы барлык каршылыклар ата-аналарны җиңәргә ярдәм итсен!