Яшь парларга агач утырту

2021 елның 15 мае, шимбә

Гаилә – ул кешенең иң кадерле нәрсәсе. Бу-таяныч, ярдәм, аңлау, җылылык һәм күңел тынычлыгы, без аңа омтылабыз.

2021 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә, ГХАТ идарәсе, Яр Чаллы шәһәренең «Горзеленхоз» ААҖ белән берлектә истәлекле чара –өйләнешүчеләр аллеясында гаилә агачлары утырту оештырылды. 14 яшь пар үзләренең беренче гаилә агачын утырттылар, матур традицияне дәвам иттеләр. Аллеяда утыртылган гаилә агачлар миләш үсентеләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International