Тәрбиягә алучы гаиләләр йөрәкләре белән үз яшәү юнәлешен сайлыйлар, һәм ул юнәлеш - игелекле һәм киң күңелле. Халыкара гаилә көнендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге “Инстаграмм” социаль челтәрендә “Шундый гади “гадәти булмаган” гаилә” дигән язмалар сериясен дәвам итте. Бу - Хөснуллиннарның күп балалы гаиләсе турындагы язма. Фәнис белән Энҗенең бәхетле гаиләсендә, үзләренең кызы белән улыннан башка, мәхәббәттә һәм назда тәрбиягә алынган дүрт уллары тәрбияләнә.