15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә, җәмгыятьнең төп элементы буларак, кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятне һәм буыннар бәйләнешен саклаучы булып тора.
Гаилә көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 пар үзләренең никахларын теркәделәр.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүчеләргә гаилә бәхете, иминлек, үзара аңлашу, ышаныч һәм күңел тынычлыгы теләде.