«Гаилә, мәхәббэт һәм тугрылык» көне уңаеннан Зәй районы ГХАТ бүлегендә «Уймак кыз» балалар бакчасы балаларына экскурсия үткәрелде. ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина балаларга ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге, анда төрле чаралар үткәрелүе турында сөйләде.
7-8 июльдә Чабаксар шәһәрендә «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2021» округ конкурсының финал этабы узды. Чара 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул гаиләнең уңай имиджын формалаштыруга, милли һәм гаилә традицияләрен саклауга, иҗади потенциалны үстерүгә юнәлдерелгән. Төрле елларда аны Пенза, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан һәм Мордовия кабул итте. 2021 елда фестиваль Чувашиядә узды.
Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 75-нче бала теркәлде. Шиһаповлар гаиләсендә ике улдан соң көтеп алынган кызчык Мәликә районның өстәмә ярдәм чарасына ия булды. 5000 сумлык сертификатны Шиһаповлар гаиләсенә район башлыгы Анатолий Иванов тапшырды.
2021 нче елның 9 нчы июлендә Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә бу елның беренче игезәкләрен теркәделәр. Рифнур һәм Гөлнара Мәхмүтовлар гаиләсендә икенче, өченче сабыйлары: кызлары дөньяга аваз салды. Бәхетле әти-әни кызларына Алинә һәм Гөлинә дип исем кушты.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Рәис һәм Ясирә Ибраһимовлар, Федор һәм Маһира Андрияновлар, Василий һәм Ольга Дмитриевлар, Өнип һәм Фәүзия Гамировларны Алтын туйлары белән котлады.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бергә булу бәхете» дигән чаралар циклын бизәгән икенче пар – ирле-хатынлы Хаҗиевлар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бергә булу бәхете» дигән чаралар циклы дәвам итә, 2021 елның 9 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ике 50 еллык юбилейның тантаналы церемониясе булып узды. Беренче пар – Китызиннар гаиләсе.
Бәхетнең төп символларының берсе нәрсә? Безнең карашка, бу, әлбәттә, балалар. Аларның шатлыклы затлар, дулкынланудан балкып торган күзләр, һәм йозләрендә елмаю. Нәкъ менә шундый кызыксынучан һәм актив балаларны без балалар өчен «Бәхет символы» дигән кул эшләре буенча мастер-класста каршы алдык.
8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Олы Тархан авылында яшәүче Гүзәл һәм Марат Хәмитовлар үзләренең никахларын теркәделәр. Хәмитовлар сүзләренчә, әлеге бәйрәм көнне теркәлгән никах озын гомерле һәм бәхетле була.
Нәкъ менә шул көнне Мидхәт Абдулла улы һәм Зәрия Гәрәй кызы алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Гаилә башлыгы-Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе. Аның җитәкчелегендә шәһәрдә һәм районда әһәмиятле объектлар, М.Цветаева мемориалы, шәһәрнең 1000 еллыгы һәм башка объектлар төзелде.