Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күпбалалы гаиләдә тагын бер сабыйның тууы теркәлде

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

26 июльдә Тәтеш шәһәрендә яшәүче Әнисә һәм Марат Әхмәтҗановлар гаиләсендә өченче бала булып Айзат туды. Әлеге гаиләнең олырак балалары энеләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнгәннәр.

Айзатның әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп үстерәләр, бер-берсенә карата ихтирамлык һәм кайгыртучанлык хисләрен тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы Маратның: “... мин гаиләбездә тагын бер сабыйның дөньяга килүенә бик шатмын, кечкенәне тәрбияләү күбрәк әнисе һәм өлкән балаларыбыз җилкәсенә төшәчәк, ә мин гаиләбезне кирәк-яраклар белән тәэмин итәрмен”, - диде. Без дә аларны уллары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International