Озак еллар бәхетле, тату гомер кичергән парлар һәрчак хөрмәт һәм соклану уята.
29 июль көнне «Казан» гаилә Үзәгендә «бриллиант» һәм «алтын» юбилярларга багышланган тантаналы чара узды. 50 һәм 60 ел бергә яшәгән бәхетле юбилярлар Мендельсон маршы астында тантана залына уздылар. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән юбилярларга котлау хаты, акчалата бүләк һәм Казан шәһәре ГХАТ идарәсеннән күчтәнәчләр тапшырылды. Юбилярлар беренче очрашуны, никахлашу тантанасын шатланып искә төшерделәр. Бу матур вакыйганы юбилярларның балалары һәм оныклары уртаклашты.