2021 елның 24 июлендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 2 игезәк бала теркәлде, алар «үзенчәлекле» игезәкләр булып чыкты. 6 минут аерма белән Әмир исемле малай һәм Аяна исемле кыз дөньяга килде. Көтеп алынган сабыйның дөньяга килүе бөтен гаилә өчен зур бәхет. Әгәр берьюлы ике бала туа икән, бу – икеләтә бәхет.
Мондый икеләтә бәхет Шәйгәрдановлар – Эрик Альберт улы һәм Лия Антоновна гаиләсендә булды. Эрик белән Лия дүрт бала – Рената, Илдар, Тимур һәм Милинаны тәрбияли инде, туганнары энеләре һәм сеңелләренең тууын түземсезлек белән көткәннәр.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бала тудыру йортында бәхетле әнине игезәкләр туу белән котладылар, сабыйларның сәламәт, нык һәм бәхетле булып үсүләрен теләделәр һәм беренче документларны – туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресы, Әмир һәм Аяна өчен истәлекле метриклар тапшырдылар.