Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов яшьләргә ак юллар, якты киләчәк һәм ныклы гаилә төзүләрен теләде. Яшь парлар күп кенә кызыклы сынаулар аша үтеп, үзләренең мөнәсәбәтләрен тикшереп карадылар.Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырылды.
2021 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында Шакировлар гаиләсен өйләренә барып котладылар.
Шакиров Нургали Гаян улы һәм Хәтимә Мингали кызы 63 ел бергә гомер кичерәләр.
2021 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде.
2021 елның 8 июлендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм матур традициягә генә түгел, ә тормыш буенча миссиягә дә әверелде.
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көнендә район башлыгы Тимур Дмитриевич Нагуманов катнашында узган тантаналы чарада Юхимец Александр Трофимович һәм Галина Ивановнага «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Бәхетле никахта алар 54 ел гомер кичерәләр.
8 июль көнне Актаныш муниципаль районында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне Актаныш район үзәгендә балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 18 сәгатьтә барлык район халкы катнашында утте.
8 нче июлендә узган «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» бәйрәмендә иң зур выкыйгаларның берсе медаль тапшыру тантанасы булды. Мамадыш районында әлеге медаль 15 гаиләгә тапшырылган инде. Быел исә бу югары бәягә Вилдановлар гаиләсе лаек булды.
Бәйрәм чарасы ачык һавада оештырыдлы. Татананы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова башлап җибәрде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү Чистай муниципаль районының күркәм традициясенә әверелде. Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 25 елдан да ким булмаган, гаилә нигезләренең ныклыгын күрсәтүче һәм балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары тәрбияләгән ата-аналарга «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырыла. 2021 нче елда да Чистай муниципаль районында бу пар булып Мифтаховлар Марат Габделәхәт улы һәм Гүзәл Венер кызы танылды.
Бүләкләү тантанасы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә узды. Юбилярларга медальне, грамотаны һәм бүләкне район башлыгы Кашапов Илһам Миңнехан улы тапшырды.