“Тормыш буйлап үтү - кырны чыгу түгел", - ди зирәк халык мәкале. 25 ел бергә яшәү – ул көмеш туй. Мондый озын гомер юлын лаеклы үтәр өчен, бер-береңне яратырга гына түгел, кадерләргә дә, сакларга да кирәк. Гаилә бәхетен ничек сакларга һәм якларга икәнлеген ирле-хатынлы Маловлар ишетеп кенә белмиләр.
21.07.21 "Матур дата" көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре, өйләнешүчеләр белән бер рәттән, Маловлар гаиләсен котладылар. 1996 елның 20 июлендә Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсендә Иван Дмитриевич һәм Алевтина Васильевна бер-берсенә тугры булырга һәм үз гаиләсе өчен җаваплылык тотарга сүз бирделәр. 25 елдан соң да алар шулай ук үз сүзләренә тугры.
ГХАТ идарәсе белгечләре аларга нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләп, Мактаулы акт, истәлекле китаплар һәм алтын юбилейга чакыру тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама никахлашу Сараеның Мактау китабына кертелде.