Татарстанда Kazan Digital Week - 2021 халыкара форумы узачак

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week - 2021 халыкара форумы узачак. Чара цифрлы интеллектуаль технологияләрне эшләүчеләргә һәм алар нигезендә булдырылган системалар, сервислар һәм хезмәтләр кулланучыларга юнәлдерелгән. Чараны «Казан Экспо» заманча халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (офлайн + онлайн) форматта уздыру планлаштырыла.

Цифрлы атна программасы цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм алар нигезендә булдырыла торган инновацион продуктларга нигезләнәчәк. KDW - 2021 төп тематик юнәлешләре:

– Ситуацион үзәкләр;

– Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр;

– Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр;

– Цифрлы индустрия 4.0;

– Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр;

– Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

– Яңа вакытның киберкуркынычсызлыгы;

– Финтех экосистемасы;

– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр;

– Интеллектуаль транспорт системалары.

Форум турында тулырак мәгълүмат, теркәү, катнашу һәм материалларны бастыру шартлары kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтларында тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International