Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды

2021 елның 17 июле, шимбә

        Туй - ул ике гашыйкның язмышын алыштыра торган көн. Парларның күбесе гомер буе хәтердә калачак тантаналы атмосфераны булдырырга омтыла.

         Әгәр әзерлек процессын мөһим көн алдыннан гына башласаң, нәрсәгә булса да өлгеремәскә яки бөтенләй онытырга мөмкин. Шул сәбәпле, дөрес һәм акыл белән эш итәргә кирәк һәм әзерлекне алдан башлап, һәр нечкәлекләрен җентекләп уйларга.

         Бу көнне иң төп моменты – никахны теркәү тантанасы. Ул искиткеч узачагына ышаныч булсын өчен, ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре атна саен булачак яшь парларга инструктаж үткәрәләр.

         2021 елның 17 июлендә, никахлашу сарае ишек алдында булачак ир белән хатынга теркәүнең төп моментлары һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Мондый формат әлеге катлаулы эпидемиологик ситуациядә кунаклар һәм ГХАТ идарәсе белгечләренең сәламәтлеген кайгыртырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International