21.07.2021 “матур” датасында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 пар никахларын теркәде.
Бу көнне, ел башыннан бирле язылышкан ике йөз кырыгынчы парны теркәү күңелле вакыйга булды. 2021 ел – Бөгелмә өчен юбилей елы, аның өяз шәһәре рәсми статусына ия булуына 240 ел тула.
Яшь парларга тормышлары һәрвакыт бәхет һәм шатлык белән тулы булсын дип телибез. Сезнең союзыгыз ныклы булсын, ә йортларыгыз һәрвакыт җылылык һәм мәхәббәт белән тулып торсын!