Ютазы районы үзәк библиотекасы һәм балалар библиотекасы хезмәткәләре Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Гаилә-ул 7 мин» дигән гаиләләр катнашында уен үткәрделәр. Алар бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.
2021 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә сабый туу теркәлде. Амилия исемле кыз бала Мартынов Владислав Александр улы белән Венера Рафис кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.
2021 елның 8 июлендә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, бу бәйрәм нык берлек символы булып санала, күпләр бу көн яңа туган гаиләгә бәхет алып килүенә ышана.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү көнендә Баулы районында искиткеч вакыйга булды. Илүсә Вәсил кызы үзенең юбилее көнендә кыз бала тудырды. Күптән көтелгән кызы Альберт һәм Илүсә Сәетовлар гаиләсенә күп балалы статус бүләк итте. Нәнинең абыйлары тугыз яшьлек Аяз һәм җиде яшьлек Рияз сеңлеләре тууга бик шат.
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин Кече Урыссу авылыннан Юсуповлар гаиләсен әлеге якты бәйрәм белән котлады һәм аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Андреевлар гаиләсе – тырыш, бердәм, дус, үрнәк булырдай гаилә. 47 ел иңне-иңгә куеп тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Владимир Иван улы и Флюра Зиннәт кызы бик абруйлы, авыл халкының хормәтен яулап Лесхоз авылында гомер кичерәләр.
2021 елның 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Алексеевск районы хакимиятендә ГХАТ бүлеге белән берлектә, Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль тапшыру тантанасы узды. Медальне, рубин туйларын билгеләп үтүче Минихановлар гаиләсенә тапшырдылар, бәхетле гаиләдә өч бала, һәм биш онык үсә.
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан, «Демография» милли проекты кысаларында, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Тимершаеховлар гаиләсен уллары Егор туу белән котладылар.
Сез ата-бабаларыбыз тәкыя кояш символы булуын белә идегезме?
“Ныклы гаилә – уңышлы шәһәр!” Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Шәяхмәтовлар Илдар һәм Фирүзә никахларын теркәү тантанасы булып узды.