"Бергә булу бәхете!" дигән чаралар циклы кысаларында уза торган "Гаилә – Түбән Кама горурлыгы" рубрикасын тәмамлап Шәяхмәтовлар гаиләсе белән таныштырырга телибез.
Ул Түбән Кама һәм республиканың иң якты музыкаль гаиләләренең берсе. Ирле-хатынлы «Ләззәт» вокаль-инструменталь ансамблендә танышалар. «Ләззәт» ансамбле составында алар барлык гомумшәһәр чараларында һәм концертларында чыгыш ясадылар, республика, халыкара конкурсларда бик күп катнаштылар.
Равшания Шәйхулла кызы бүгенге көндә республика матбугатында иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген, Түбән Кама шәһәренең мәдәни тормышын яктырта, балаларны тәрбияләүгә, яшьләр, туган тел проблемаларына, халык арасында әхлакны арттыруга зур игътибар бирә. Укучылар арасында зур популярлык һәм абруй казана.
Шулай ук Равшания Шәйхулла кызы Лемаев скверында уза торган чараларны әзерләүдә һәм оештыруда, шулай ук шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә үткәрелә торган гомумшәһәр чараларында катнаша. Социаль челтәрләрдә мәдәни эшчәнлекне актив яктырта.
Айрат Мөнәвир улы – техник белемгә ия. 1986 елдан 2016 елга кадәр “Нижнекамскнефтехим” акөионерлык җәмгыятендә эшли. Хәзерге вакытта «ТАИФ»та технологик насослар машинисты булып эшли. Яшьләрнең остазы булып тора.
Ирле-хатынлы Шәяхмәтовлар – хезмәт ветераннары, озак еллар намуслы хезмәте һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.
Гаиләдә кече яшьтән милли мәдәният һәм тел кыйммәтләре сеңдереп ике ул үстерәләр.
Милли мәдәният, тел, фольклор музыкасы, гаилә кыйммәтләрен, балаларны тәрбияләү традицияләрен саклаган өчен, Шәяхмәтовлар гаиләсе Бөтендөнья татар конгрессы һәм Түбән Кама муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. 2021 елда Шәяхмәтовлар «Гаилә-Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсында «Гаилә – милли традицияләрне саклаучы» номинациясендә җиңүче булдылар.
Ата-аналарның шәхси үрнәге, аларның тәрбиясе, туган телне, милли мәдәниятне, әхлаклылыкны, хезмәт сөючәнлекне һәм башка бик күп тормыш кыйммәтләрен балаларында сакланып калуы – Шәямәтовларны үрнәк гаилә булуын дәлилли.