Баулы ГХАТ бүлегендә 100- нче бала теркәлде

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Ренат һәм Оксана  Масгутовлар  гаиләсендә көтеп алынган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Эмиль дигән матур исем бирделәр. Эмиль гаиләдә икенче бала булып туды, аның апасы Алиса бар.

Бәхетле ата-ананы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ихлас котлап туу турында таныклык, бүләк һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International