«Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» рубрикасында катнашучы киләсе гаилә – Альмеевлар гаиләсе – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Россия иҗтимагый бүләге – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.
Ирле-хатынлы Альмеевлар 37 ел бәхетле гаилә берлегендә яшиләр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныкларына сөенеп яшиләр.
Гаиләнең гомуми хезмәт стажы – 120 ел. Гаилә башлыгы Габдрәфыйк Рамазан улы - «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ ветераны, хәзерге вакытта «ТАИФ-НК»АҖ бензиннар заводында эшли.
Адилә Абдуллахат кызы - «Түбән Кама нефть химиясе " ГАҖ ветераны. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, әмма шәһәрдә иҗтимагый эш белән актив шөгыльләнә. Адилә Абдуллахат кызы – Шәһәр микрорайонының хатын-кызлар советы рәисе урынбасары. Аның катнашында яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән шәһәр чаралары үткәрелә. Хатын-кызлар советында эшләп, яшь гаиләләр арасында эш алып бара, гаиләнең озын гомерле булуының уңай тәҗрибәсе, гаилә статусын саклап калуның мөһимлеге турында мәгълүмат белән чыгыш ясый.
Ирешкән уңышлары һәм нефть химиясе тармагында озак еллар намуслы хезмәте өчен ирле-хатынлы берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 2021 елда Альмеевлар гаиләсе «Түбән Кама горурлыгы – гаиләсе" муниципаль конкурсында җиңү яулады.
Алар өч бала: Тимур, Тәлгать һәм Алия тәрбияләп үстергәннәр, өч онык тәрбияләүдә булышалар. Балалар үз эшләрендә уңышлы белгечләр генә түгел, ә үз гаиләләрендә дә уңышлы эшлиләр, әти-әниләренә ярдәм итәргә беркайчан да онытмыйлар.
Альмеевлар гаиләсе шәһәрнең мәдәни һәм спорт ярышларында актив катнаша: чаңгы буенча спартакиада, җиңел атлетика кроссы, шахмат, йөзү. Гаилә традицияләре – бергә җыелып, ил шәһәрләре буйлап сәяхәт итү.
Альмеевлар гаиләсендә түгәрәк өстәл артында – хөрмәт, кайгырту, өмет, ышаныч һәм мәхәббәт. Үзенең югары шәхси сыйфатлары, мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән гаилә мөнәсәбәтләре ныклыгы белән Адилә Абдуллахат кызы һәм Габдрәфыйк Рамазан улы Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр арасында хөрмәт һәм абруй казандылар.