Гаилә парларын хөрмәтләү

2021 елның 11 июле, якшәмбе

8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Бөгелмә районында, гадәттәгечә, 25 елдан артык бергә яшәгән, ныклы гаилә нигезләре белән дан тоткан, шулай ук бергәләп хезмәт иткән, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән, Бөгелмә муниципаль районы үсешенә өлеш керткән гаиләләрне хөрмәтләделәр.

Үзәк мәйдандагы паркта шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бик күңелле һәм дулкынландыргыч чара узды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова барлык катнашучыларны котлады, барлык гаиләләргә иминлек, мәхәббәт һәм татулык теләде. Гәрәевлар – Альберт Хабиб улы һәм Елена Рудольф кызы гаиләсенә Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрүне оештыру комитеты тарафыннан расланган «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» җәмәгать бүләге тапшырылды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның Рәхмәт хаты белән геология-разведка өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертеп, гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклап калулары, шулай ук өч бала тәрбияләүдә уңай үрнәк булып торган ирле-хатынлы Мурзакаевлар – Владислав Марксович һәм Диләрә Нәфис кызы бүләкләнде.

Ирле-хатынлы Бородиннар – Николай Васильевич һәм Ольга Николаевна шулай ук Бөгелмә муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алар 44 ел бергә гомер иткәннәр, туган авылларын үстерүгә зур өлеш керткәннәр.

Гаиләләрне котларга оешма җитәкчеләре, профсоюз берләшмәләре вәкилләре, хезмәттәшләре һәм туганнары килгән иде. Гаилә чарасын балалар сәнгать мәктәбе педагоглары, драма театры артистлары, шулай ук яшь артистлар бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International