ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

 Халыкара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – һәрберебезгә кагылышлы бәйрәм

Күркәм традиция буенча 8 июльдә илебез күркәм бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә.

Музей территориясендә урнашкан «Гаилә бәхете навигациясе» дигән тагын бер кызыклы мәйданчык турында сөйләргә телибез.

Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Алтын туйларын билгеләп узган, матур гаилә корып, тату-тигез гомер кичергән парларга Россия президенты указы нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык медале булдырылды.

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Әгерҗе районы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле романтик булды. Биредә 2 пар үзләренең никахларын теркәделәр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 2021 елның 8 июлендә шәһәребездә Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм аның тормыш иптәше Гөлнур Тәлгать кызы исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы узды. Мондый мөһим һәм әһәмиятле чара районда беренче тапкыр оештырылды.

Тормыш бәйрәмнәрдән генә тормый, билгеле. Ә менә Түбән Әлки авылында яшәүче Фәйзрахман һәм Тәскирә Гәрәевләр гаиләсе өчен бу ел бәйрәмнәргә бик бай. Май аенда бер-бер артлы башта гаилә башлыгының 80 яшьлек юбилеен, аннары хәләл җефетенең 70 яшьлеген билгеләп үткәннәр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Иван Георгиевич һәм Светлана Ивановна Стекольниковлар лаеклы бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр. Стекольниковлар 40 елдан артык бәхетле никахта торалар. Гаилә башлыгы Иван Георгиевич Стекольников-Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, СССР спорт мастеры, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, гер спорты буенча дөнья чемпионы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International