2021 елның 10 июлендә Аксубай районының үзәк мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов, ЗАГС идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасының башка рәсми затлары катнашында «УЯВ-2021» чуаш мәдәнияте республика бәйрәме узды.
Җәелдерелгән мәйданчыкларда кунакларга һәм район халкына чуаш халкының гаилә көнкүреше, гореф-гадәтләре тәкъдим ителде. Бәйрәм кысаларында Иске Үзи авылында яшәүче Захаровлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Аксубай районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән «бриллиант», «алтын», «рубин» һәм «көмеш» юбилярлар бүләкләнде.