Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кайбычта быел бергә гомер итүләренең түгәрәк даталарын билгеләп үтүче гаиләләрне хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада 21 гаилә катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юбилярларны бәйрәм белән җылы котлады, аларга озын гомер, сәламәтлек теләде. – Без сезнең белән горурланабыз һәм район, республика, ил иминлеге өчен нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Ныклы гаилә-ул дәүләт нигезе, дип юкка гына әйтмиләр. Сезнең тату һәм мәхәббәттә үткән уртак тормышыгыз-бүгенге яшьләр өчен лаеклы үрнәк, - дип билгеләп үтте ул. Барлык гаилә парлары да район башлыгының Рәхмәт хатына, район оешуга 30 ел тулу уңаеннан истәлекле медальгә, чәчәк бәйләмнәренә лаек булдылар.